Буа игенчеләре борчак җыюга керештеләр

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Татарстанда  уңыш  җыю  чоры  якынлаша.   Техниканыд  әзерлеге һәм чәчүлекләрнең  торышы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә.    

20 июльдә  Буа муниципаль районының    «Авангард» агрофирмасы  хезмәтчәннәре  борчак  җыюга керештеләр.   Бу  культураның «Ватан» һәм «Фрегат»  сортлары  1000 гектар  мәйданны  били.    Хуҗалык кырларында    17 бер.  техника  эшли. 

Хәзерге  вакытка  борчак   100 гектардан  артык  мәйданда  суктырылган,   301 тонна уңыш  алынган.  Бер гектардан  30    центнер  уңыш  чыга. 

Бүгенге  көндә  хуҗалыкта  борчак  чәчүлекләрен    десикацияләү  дәва  итә, бу  инде  10  көннән  әлеге  культураны  турыдан-туры  урып-җыюга  керешергә  ярдәм  итә.   Алынган  борчак уңышы   орлыкка салыначак.     

Белешмә  өчен:

Десикация – махсус  препаратлар  белән  эшкәртү  юлы  белән  үсемлекләрнең  тышчаларын  сусызландыру  ул.  Бу  ысул  уңышны  машина  белән  җыю  алдыннан  5 - 15 көн кала   аны җыюны   җиңеләйтү  өчен  кулланыла.   Бу  агроалым  аеруча   дымлы  һава  шартларында, урып-җыю вакытында  яңгыр  сибәләгәндә   нәтиҗәле. Десикацияләүдән  соң  орлыклар  күп  очракларда  киптерүне   һәм  чистартуны  таләп  итми,  аларны  шунда ук  саклауга  җибәрергә  мөмкин була.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International