Сишәмбе кичендә Ютазы районында эш визиты белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Башта ул урып-җыю кампаниясе барышы белән шәхсән танышыр өчен район территориясен вертолеттан карап узды. Алар “Нур” КФХ бусуына төштеләр, Биредә республика башлыгы хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Рөстәм Нургали улы ютазылыларны җылы сәламләп, әңгәмәне якынаеп килүче яңгырлардан башлады:
- Инде бу атна ахырында синоптиклар яңгырлар булачагы турында фаразлый, шуңа күрә урып-җыю көчәйтелгән режимда барырга тиеш, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнехнов. – Уңыш өлгергән. Шуңа күрә хәзер ашыгырга кирәк.
- Бүгенге көндә кампания темплары югары, - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев. - Көненә без, якынча алганда, уңышның биш процентын җыябыз.
- Бу яхшы күрсәткеч, - дип билгеләп узды президент. – Әгәр дә калган биш көндә темпны киметмичә, шулай ук эшләүне дәвам итсәгез, уңышның 25 процентын җыеп алачаксыз. Соңга калу булмас. Әлеге курсны тотыгыз.
Районда урып-җыю бүгенге көнгә яртылаш тәмамланган. Ютазылыларның президент белән очрашу вакытында да кырлардагы комбайннары бер минутка да тынмады. Басулардан бер-бер артлы ашлык төягән КамАЗлар китеп барды. Алдынгы “Нур” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сирин Галиев сүзләренчә, әлеге ел шунысы белән аерылып тора, быел чәчү кампаниясе иртә башланды, шуңа күрә уңыш гадәти вакыттан иртәрәк һәм мулрак булган. Быел кукуруз, суданка һәм рапс бай уңыш бирәчәк.
Марат Әхмәтов, үз чиратында, районның терлек күләме тыгызлыгының югары булуын билгеләп узды. Аның сүзләре буенча, нәкъ менә терлекчелек продукциясе аркасында район хуҗалыклары корылык вакытында бирешмәгән. Президент тагын бер тапкыр гаилә фермаларын төзүгә ярдәм итүгә һәм халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларын ныгытуга кабул ителгән курсның дөреслеген билгеләп узды. “Районда әлеге юнәлешләрне үстереп, ныгытырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте җитәкчеләргә республика башлыгы.
Соңыннан республика башлыгы спорт комплексы төзелеше белән шәхси рәвештә танышыр өчен Бәйрәкә авылына юнәлде. Объект буенча аны әлеге проект курьеры булган район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов йөртте. Төзелешнең подрядчысы белән аралашканнан соң, президент Бәйрәкә кебек шундый зур һәм күркәм авылда тиздән әлеге спорт объекты төзеләчәгеннән канәгать калды.
“Ютазы таңы”