Кыр батыры – Арчадан Расих Нәҗметдинов

2012 елның 3 августы, җомга

Арча районы “Игенче” агрофирмасының комбайнерлары ел саен алдынгылар рәтендә. Быел исә әлеге дәрәҗәле исемне Рәсих Нәҗметдинов йөртә. Урак башыннан “Клаас Тукано” комбайнында ул улы Фаяз белән 1051 тонна ашлык суктырган.

Расих Нәҗметдинов Наласа авылында туган. Урта мәктәптә бик  әйбәт укый. Шунда ук механизатор таныклыгы алып чыга, туган авылында тракторчы булып хезмәт юлын башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач ындыр табагы мөдире, ферма мөдире кебек җаваплы вазифалар башкара. Менә уникенче ел инде комбайнда. Һәр елны яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Бүгенге көндә ул хатыны Миләүшә белән өч малай, бер кыз үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International