Вакыты-вакыты белән утыз градустан артучы эсселек бөртекләрнең җелеген суыра. Дөньяның күп илләре корылыктан зур зыян күргән бер вакытта, ашлыкның бөртеге дә ифрат кыйммәткә төшәргә мөмкин, ди белгечләр.
Дөнья базарына ел саен күпләп ашлык тәкъдим итүче илләр, шул исәптән Казахстан белән Украинадагы корылык хәлне тагын да катлауландыра төшә. Быелгы ашлык аларның үзләреннән артмаска охшый. Америкада исә шактый озакка сузылган утыз алты градус һәм аннан да артучы җылылык 102 миллион тонна ашлыкны юкка чыгарырга өлгергән! Россиядә дә хәлләр мактанырлык түгел.
Татарстанда да хәлләр катлаулана. Хәер, көздән җирләрне яхшылап эшкәртеп, ашлап, барлык технология таләпләрен вакытында үтәп барган хуҗалыкларда, һава шартлары никадәр генә кырыс булмасын, нәтиҗәләр зарланырлык түгел. Республика буенча әлегә гектарыннан егерме центнердан артык ашлык суктырыла. Актаныш районы хуҗалыкларында гектарыннан хәтта 32 центнер тәшкил итә! Буа, Апас, Зәй һәм Сарман хуҗалыкларында елына күрә шактый зур уңыш җыеп алалар.
Суктырылган ашлыкның күләме буенча да актанышлыларга тиңнәр юк. Район хуҗалыклары инде 65 мең тонна ашлык җыеп алуга ирешкән. Нурлатта бу күрсәткеч 55 мең тонна, Балтач һәм Зәй районнарында 45 мең тонна тәшкил итә.
Югыйсә кояш һәр хуҗалык җирләрен тигез җылыта. Таңнар да бер үк вакытта ата, кичләр дә кичегеп килми. Әмма, ни сәбәпледер, кайбер хуҗалыклар урып-җыюны инде тәмамларга җыенганда, кайберләре һаман тулы көчкә эшләп китә алмый. Телгә алып әйтер сәбәпләре дә юк бит. Табигать шартларына сылтау итәр идең, бу араларда көн чалт аяз, тәүлек буе чабып эшләр чак. Хәер, Әлки, Нурлат, Балтач районнарында шулай эшлиләр дә. Алар инде игеннәрнең яртысыннан артыгын урып-суктырырга өлгергән.
Ә менә Чүпрәледә хәлләр мөшкелрәк. Район хуҗалыклары урып-җыюны нибары 27 процент мәйданда гына башкара алган. Югары Ослан, Ютазы (29 %), Бөгелмә, Мамадыш (30 %). Менделеевск, Тәтеш (31 %) һәм башка кайбер районнарда да урып-җыю темплары бик сүлпән бара.
Тәтеш районы “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе И.Камалиевның урып-җыю чорында башка мәшәкатьләре мөһимрәктер, күрәсең. Югыйсә, кырда комбайн көтеп саргаеп утыручы башакларны кызганып, берәр чарасын күрер, һич югы урып-җыюны башлап булса да җибәрерләр иде. Ютазы районы “Хәйдәров” һәм “Вафауллин” крестьян-фермер хуҗалыкларында да уңышның нибары 3-4 проценты гына җыеп алынган. Мамадыш районы “Алдынгы” хуҗалыгының да (җитәкчесе – А.Сәләхетдинов) исеме җисеменә туры килеп җитми. Шул ук районның “Омара” хуҗалыгында да (җитәкчесе – З.Таһиров) урып-җыю эшләре бик сүлпән бара. Мондый җитәкчеләрне хуҗалыкларга килгән матди зыянның көн саен арта торуы да әллә ни борчымый бугай.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ел дәвамында көн саен эшен һава торышы белән танышудан башлый. Шуңа күрә кайберәүләрнең табигать шартларын сылтау итүе уңышсызлыкка очрый. Әйтик, Биектау районы кырларында июнь һәм июль айларында 96,5 миллиметр күләмендә явым-төшем булган. Балтач районында исә бу күрсәткеч нибары 37,5 миллиметр гына тәшкил итә. Уңыш кайда югарырак булырга тиеш?
Хикмәт тә шунда шул. Ә бу районнарның күрсәткечләре киресенчә. Биектауда уңыш гектарыннан 17,2 центнер булса, Балтач районында 24,7 центнер тәшкил итә! Явым-төшем күләме Биектауныкыннан бермә-бер азрак булган Нурлат районы (45 миллиметр) хуҗалыкларында да уңыш күпкә югары.
Сере гади: бу районнарда җиргә игътибар, дөресрәге, ихтирам төрле. Сыйлы җир бервакытта да игенче алдында бурычлы булып калмый. Апас районының “Свияга” хуҗалыгындагы кебек. Быелгы үтә катлаулы һава шартларында хуҗалык уңганнары арпаның бер гектарыннан 53 центнер уңыш ала алган. Балтач районының “Сорнай” һәм “Кама” хуҗалыкларында да арпа уңышы гектарыннан 43 центнердан арта. Шөкер, мондый хуҗалыклар республикада байтак.
Камил Сәгъдәтшин