2 нче август көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында урып-җыюның барашы белән танышты. Аны ТР премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Яшел Үзәнгә ясалган эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Зур Ключи авылында булып, күркәләр үстерү белән шөгыльләнүче «Залесный» агрофирмасын карады. Әлеге фирманың директоры Илнур Мадъяров сүзләренә караганда, биредә кош саны 15 меңгә җиткән, шуларның 5 меңе августта иткә җибәреләчәк. Элеккеге кошчылык фабрикасыннан калган 12 бинаның 4се – тулысынча, 5се өлешчә реконструкцияләнгән. Җитәкче агымдагы елның октябренә төзелеш эшләре тәмамланыр, дип ышандыра.
Илнур Мадъяров Казан һәм хәтта Мәскәү базарларына чыгарга планлаштыра. Биредә товар «Индюжина» (бер күркә уртача 12шәр килограмм, ягъни бер дюжина) сәүдә маркасы белән сатуга чыга.
Президент Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән булган очрашуда берничә мәсьәләгә аеруча басым ясады. Аерым алганда бу – гаилә фермаларын оештыру. «Бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк», – дип ассызыклады ул.
Җирдән нәтиҗәле файдалану мәсьәләсе дә актуаль мәсьәләләрнең берсе. «Безнең позиция монда катгый. Шәһәр читендә шулай куелган: кемнәрдер бу җирләрне сатып алган да, хәзер коммерция тәкъдимнәре көтеп йөри. Җир, иң беренче чиратта, җирдә эшләүчеләрнең эш коралы», – диде ТР Президенты.
Авылларда кадрлар мәсьәләсен дә читләтеп үтмәде ул. Авыл хуҗалыгы институтларында укучыларның 10 процентыннан кимрәге генә авылларга кире әйләнеп кайта икән. Югыйсә, авылда төпләнеп эшләргә теләүче белгечләргә бөтен яктан ярдәм итәргә торалар, әмма нәтиҗәсе юк.
"Яшел Үзән"