Республикада беренче бер миллион тонна икмәк суктырылган!

2012 елның 1 августы, чәршәмбе

Оператив мәгълүматлар буенча, республика кырларының 34 процент өлешендә урып-җыю тәмамланган - 517 мең гектар мәйданда. Соңгы тәүлеккә 135 мең тонна ашлык суктырылган.

Бүген игенчеләр бер гектардан 20,6 центнер уңыш ала. Суктырылган мәйданнар буенча Алексеевск, Нурлат, Чистай, Арча районнары алдынгылыкны бирми. Аның каравы, бүгенгә иң күп уңыш Актанышларда җыеп алынган.

Тиздән Татарстанда көзге арышны урып-җыю тәмамланачак. Нибары 8 процентка якын мәйданда гына эш калган. Аның уртача уңыш күрсәткече республика буенча 18,3 ц/га.

Комбайнерлар арасында да алдынгыларның исеме билгеле. Алар Нурлаттан - Владимир Никитин, Арчадан - Расыйх Нәҗметдинов, Әлкидән - Азат Әхмәтовлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International