24 майда Татарстанның Ютазы районында машина белән сыер саву осталарының һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының конкурслары узды.
Чарада район Советы депутатлары, “Элита” баш нәсел предприятиесе” АҢенең Бөгелмә зонасы филиалы вәкилләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, АПК җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Конкурсның беренче өлешендә анда катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче – практик өлешендә сыер савучылар саву аппаратын сүтеп-җыю, сыер саву буенча биремнәрне үтәделәр, эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Ярышлар йлмгаклары буенча машина белән сыер саву осталары арасында 1 нче урынны “Агромир” ҖЧҖеннән Венера Миңнеханова алды, 2 нче урынны - «Уныш» ҖЧҖеннән Фирая Кәримуллина, 3 нче урынны Нәбиуллин И.М. КФХыннан Ираида Погорелова алды.
Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында 1 нче урынга Наҗия Касыймова чыкты (Вафауллин Ансель А. КФХыннан), 2 нче урында - Гөлнур Хәйруллина («АгроМир» ҖЧҖеннән), 3 нче урында – Раушания Усманова (Тукай ис. ҖЧҖеннән). Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар бирелде.
Шуны әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгында аеруча ихтыяҗ зур булган һөнәрләр арасында шундый конкурслар уздыру иң тырыш һәм җаваплы белгечләрне ачыкларга, аларны бүләкләргә, хезмәткә һәм хезмәт кешеләренә ихтирам уятырга мөмкинлек бирә.