Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган компетенцияләр WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионатында Татарстанга призлы урыннар китерде

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстан   WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионатында  беренче  урынны алды.  24 майда Казан  шәһәрендә   «Яшь  профессионалар» VII Илкүләм  чемптонатының финал  ярышларына  йомгаклар  ясалды.   Татарстан  гомумкоманда  исәбендә  беренче  урынга  чыкты.  

Татарстанга  1  нче  урынны Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  караган "Авыл  хуҗалыгы машиналарын  эксплуатацияләү" компетенциясендә    Азат Тимербаев китерде. Ярышлар     апрельдә  Ростов  өлкәсендә узган  иде

Моннан  тыш,    республикага   призлы  урыннарны  шулай  ук   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  караган     "Икмәк  пешерү" компетенциясендә    Игорь Мишечкин (2 урын)  һәм  Екатерина Красильникова (4 урын – осталык  өчен медаль) китерделәр, ә  "Икмәк  пешерү -  Яшүсмерләр" компетенциясендә  - Әдилә Әсхәдуллина (2 урын) һәм Владислав Павленко (2 урын). "Ветеринария" компетенциясендә призлы  урыннарны     Надежда Мюллер (2 урын) һәм  Дарья Трифонова (4 урын   - осталык  өчен  медаль) алдылар.

 «Яшь  профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты  финалы   Казанда   20 - 24 майда  узды. Анда     1,5 меңнән  артык   кеше  катнашты,  шуның 363е яшүсмер. Чемпионатның финал  ярышлары      21 майдан   23 майга  кадәр «Казан Экспо» Халыкара  күргәзмәләр үзәге  мәйданчыгында  узды.  

Ярыш  мәйданчыгына    91 компетенция чыгарылды,  шулай  ук   23 компетенция    Future Skills блогыннан.   48 компетенция  буенча  WorldSkills Russia Juniorsта  катнашучылар  ярышты.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International