Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Байлар Сабасына «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы»на чакыра

2019 елның 24 мае, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    үз бизнесын  үстерергә  теләүчеләрне  27 – 29  майда   Саба  муниципаль районында  уза  торган  «Кооперацияне  нәтиҗәле  үстерү  атнасы»на  чакыра.     

 Чара  республикада  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерү чараларын  гамәлгә ашыруга  юнәлдерелә.  Катнашучылар  оешмада   хуҗалык  операцияләрен  бухгалтерлыкта  чагылдыруның яңа  системасы  белән һәм нәтиҗәле  сәүдә  итүнең  заманча  программасы  белән   танышачаклар.  

Атнада Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов, республиканың  муниципаль районнары  башлыклары, кече  хуҗалылар,  кооперативлар,  эшкәртүче  оешмалар, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре, сәүдә  оешмалары,  җәмәгать туклануы    вәкилләре һәм әзерләүчеләр  катнаша.  

Үткәрү  датасы  һәм урыны:   

27 майда   16.00 сәгатьтә,   Саба   районы  Мәдәният  йорты,   Байлар  Сабасы ш.т.п.,   Г. Закиров ур.,  27 йорт.

28- 29 майда    9.30 сәгатьтән  14.30 сәгатькә  кадәр,   “Саба аграр   көллияте “ ДАМУ, Байлар  Сабасы ш.т.п.,    Кол Гали ур.,  45 йорт.

Өстәмә  мәгълүматны  түбәндәге  телефон аша  алырга  мөмкин:  221-77-40, шулай  ук   -  электрон  адрес буенча: CKSK.RT@tatar.ru һәм сайтта: ЦКСКРТ.РФ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International