“Зәй” агросәнәгать паркында беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

13 апрельдә, Зәй  районында  Агросәнәгать паркы  территориясендә  беренче  язгы  ярминкә   узды.   Кунакларны  кулай  бәяләрдән сыйфатлы  фермер продукциясе белән каршы  алдылар,  шулай  ук  күңелле     концерт  программасы  да  оештырылган  иде. 

Бина эчендә  җирле  фермерлар  продукциясе:  ит,  балык, май,  он,  шикәр, балык, кош  ите,  икмәк һәм кондитер әйберләре,  йомырка, сөт, эремчек,  төрле  ярмалар  бар  иде. Теләүчеләр төрле  эчлекләр  белән  әзерләнгән пилмәннән  авыз  иттеләр.    

Тышкы  якта  Ссәүдә  рәтләре  урнаштырылган  иде, аларда  шәхси  ярдәмче хуҗалыклардан  китерелгән  яшелчәләр,  сөт продукциясе,  бал,  кышкы  эшләнмәләр  урнаштырылды.   Килүчеләрне  район  башлыгы    Рәзиф Кәримов сәламләде. «Бех бу   объектны  ике  елга  якын  көттек.  Ул  бик  әйбәт булып  чыкты.    Зәйлеләр аны  яратыр  дип уйлыйм. Биредә    машиналар  кую өчен уңайлы  зона бар,  шуңа  күрә  рәхәтләнеп  машинада  килергә  була. Әгәр  фермерлар  үз продукциясен  сатып  бетерә  алмасалар,  продукцияне  суыткычта калдырырга  мөмкин.    Фермерлар  өчен дә,  сатып  алучылар  өчен  дә  күп  уңайлыклар  бар, сатып  алучыларга  кулай  бәяләрдән  сыйфатлы  продукция  тәкъдим  ителә», - диде  ул.

Шуны  әйтергә  ктрәк,  Агросәнәгать  паркында  өч   цех эшли: ит, яшелчәләр һәм ярма цехлары.    Ит  цехында  төрле  продукциягә   36 сертификат бар.   Яшелчә  һәм ярма цехлары продукциясен дә    сертификацияләү  дәвам итә.    шәһәр кешеләренә   уңай  булсын  өчен   иртәнге сәгать  7:00дән  запущен   Гагарин, Автовокзал, Яңа  шәһәр, Агропарк  тукталышлары   маршруты  буенча  түләүсез  автобус җибәрелә.

Агросәнәгать паркында  беренче  ярминкәгә күп кеше  килде.    Яшелчә,  ит һәм балык алу  өчен   хәтта чиратларга  бастылар.   Шәһәр кешеләре,  сумкаларын  продуктлар  белән тутырып,  моннан бик  канәгать булып киттеләр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International