Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең 75 мең гектары тиешенчә файдаланылмый

2012 елның 3 июле, сишәмбе

Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең гомуми мәйданы 3 млн. гектардан артык булса, бүген шуның 75 мең гектары тиешенчә файдаланылмый. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелде. Чарада ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәте идарәсе, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР буенча ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәт идарәсе белән берлектә республиканың барлык территориясендә уздырган мониторинг нәтиҗәләре хәбәр ителде. Брифингта ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Алмаз Миңнекәев, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәгыйм Җамалиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Александр Дружин, ТР Прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек идарәсенең 4 нче бүлеге прокуроры Зөлфия Шакирова катнашты.

21 майдан башлап үткәрелгән мониторинг республиканың барлык 43 районын колачлаган. Файдаланылмаган мәйданның иң зур өлеше - 9825 гектары Югары Ослан районында. Зур мәйданнар шулай ук Әгерҗе (9034 гектар), Питрәч (5769 гектар) һәм Чистай (5892) районнарында теркәлгән. Узган елгы мониторинг белән чагыштырганда, кайбер районнарда тиешенчә файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре мәйданнарының артуы ачыкланган. Мәсәлән, Ютазы районында мондый мәйдан узган ел 151 гектар булса, быелгы мониторинг аның 816 гектарга җитүен ачкан. Шуңа охшаш динамика Әлмәт, Бөгелмә районнарында да күзәтелә. Шул ук вакытта Саба, Актаныш, Әтнә районнарында файдаланылмый яткан бер генә гектар авыл хуҗалыгы җире дә табылмаган.

Республикада җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү бары ТР Хөкүмәте карары белән генә башкарыла ала. Бүгенге брифингта Лаеш, Югары Ослан, Биектау, Алабуга һәм Тукай районнарында муниципаль органнарның үзбелдекләнеп авыл хуҗалыгы җирләренең статусын төзелеш максатларында файдаланучы җирләргә үзгәртүе очраклары хәбәр ителде. Аларның бу карарлары инде гамәлдән чыгарылган. Алмаз Миңнекәев хәзерге вакытта республикада статусын берничек тә үзгәртеп булмый торган (махсус статуслы) авыл хуҗалыгы җирләре исемлеген төзү эше баруын җиткерде.

Александр Дружин сүзләренә караганда, гамәлдәге кануннарның бик үк камил булмавы, авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү өчен барлык санкция һәм чараларны тулы көчкә кулланырга мөмкинлек бирми. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы файдаланылмый яткан җирләрне нәтиҗәле бәяләү критерийларын эшләгән, аның буенча уңышлы суд практикасы да бар. Ул 3 ел һәм аннан күбрәк файдаланылмый яткан җир участокларын бәяләүгә кагыла. Аерым алганда, сөрү җирләренең күпьеллык чүп үләннәре, куаклар белән каплануы исәпкә алына. Татарстан министрлыгы җирләрне нәтиҗәле бәяләү буенча тәкъдимнәрен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына да юллаган. Алар Россия Хөкүмәтенең “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын сизелерлек киметү критерийларын раслау турында”гы һәм “Авыл хуҗалыгы җирләрен файдалану билгеләрен раслау хакында”гы карарларын тулыландыру өчен тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International