Татарстанда күпьеллык үләннәр якынча 478 мең гектар мәйданда чабып алынган, бу билгеләнгән күләмнең 95 процентын тәшкил итә. Шуның якынча 239 мең гектары - печәнгә, 239 мең гектар – сенажга. Үткән ял көннәрендә печән өсте эшләре 22,1 мең гектар мәйданда башкарылган.
Бүгенге көндә Татарстанның 22 районы планны тулысынча үтәгән. Тагын 12 район аграрийлары соңгы гектарларда эшләрен төгәлләп килә.
Хәзерге вакытта республиканың барлык хуҗалыкларында якынча 389 мең тонна печән әзерләнгән. Иң күп күләмдә печән республиканың Арча (18,4 мең тонна), Нурлат (13,4 мең тонна), Азнакай (12,4 мең тонна) һәм Буа (12,3 мең тонна) районнарына туры килә.
Барлыгы 1 миллион тоннадан артык сенаж салынган. Сенаж траншеяларын тутыру буенча югары темпларны Әлки (57,2 мең тонна), Арча (50,5 тонна), Алексеевски (43,5 мең тонна) районнары күрсәтә.
Тулаем алганда аграрийлар 483 мең тонна, яки шартлыча бер баш терлекккә 7,8 центнер терлек азыгы әзерләгән.