ТР агросәнәгать комплексы делегациясе Удмуртиядә “Идел буе кыр көне-2012” чарасында катнашачак

2012 елның 29 июне, җомга

5-6 июльдә ТР агросәнәгать комплексы делегациясе Удмуртиягә “Идел буе кыр көне-2012” чарасына бара.

Чара кысаларында оештырылган күргәзмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, «Россельхозцентр» ФГБУ, Казан дәүләт аграр университеты, «Биопрепаратлар» НПО ҖЧҖ һәм башкалар тәкъдим итәчәк.

Биредә катнашучылар Удмуртиянең алдынгы хуҗалыгы – Вавож районында урнашкан Мичурин исемендәге күмәк хуҗалыкта булачак, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе белән таныша алачак, Идел буе федераль округы регионнарын тәкъдир итүдә катнашачак.

Чара кысаларында шулай ук Идел буе федераль округында агросәнәгать комплексын үстерү буенча эксперт советның күчмә утырышы үтәчәк.

Моннан тыш, Удмуртиянең авыл спорт уенннарын ачу тантанасы да була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International