Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге республика агросәнәгать комплексы делегациясе эш сәфәре белән Киров өлкәсендә. Сәфәрнең максаты – Куменский районы “Кызыл байрак” авыл хуҗалыгы җитештерү комплексының эш тәҗрибәсе белән танышу.
Делегация составында министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башлыклары, район Идарә начальниклары, хуҗалык җитәкчеләре бар.
ТР аграр делегациясе сыерларны бәйләмичә тоту өчен билгеләнгән саву комплексын караячак. Шулай ук терлекчелек фермаларында булу, силос салу техникасы белән танышу планлаштырыла.
“Кызыл байрак” авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы динамик рәвештә үсеш алучы авыл хуҗалыгы предприятиесе, анда икътисади чыгымнарны киметү һәм җитештерү нәтиҗәлеген күтәрү юлларын эзләү дәвам итә. Биредә производствога даими яңа технологияләр кертәләр, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарталар.
“Кызыл байрак” комплексы эшчәнлегенең төп юнәлеше – ит һәм бөртекле культуралар җитештерү, аларны эшкәртү һәм сату. Шуңа күрә биредә югары дәрәҗәдә табыш алу өчен җирне һәм ресурсларын тиешенчә файдаланырга тырышалар.