ТР Дәүләт Советында Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе буенча фикер алыштылар

2012 елның 26 июне, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтүгә кагылышлы “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты карамагындагы ЕврАзЭС Аграр үзәге җитәкчесе, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең хакыйкый әгъзасы Владимир Тарасов, ТР Фермер һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы.

Марат Әхмәтов үз чыгышында Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү нәтиҗәләре турында сөйләп, ил икътисадын дөньякүләм базар хуҗалыгы шартларына туры китерүнең котылгысызлыгын билгеләп үтте. Кызганычка каршы, әлегә бездә икътисадның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру өчен стратегия дә, программа да һәм механизмнар да юк. Моннан башка товар җитештерүчеләргә, бигрәк тә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәгеләргә тискәре нәтиҗәләр яный”, - диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, федераль хакимият кенә түгел, бизнес субъектлары үзләре дә хәзерге шартларда үсеш кичерү һәм конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерү өчен тырышырга тиеш. “Үзгәрергә кирәк, - диде ул, - үзеңең менталитетыңны үзгәртергә, субсидияләр һәм ташламаларга гына өметләнергә ярамый. Әлбәттә, дәүләт ярдәменнән башка берни барып чыкмый. Бу, беренче чиратта, авыл хуҗалыгын техник һәм технология ягыннан яңартып коруга кагыла”.

Утырышта Владимир Тарасов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кирәк булган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Шул ук вакытта ул азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм азык-төлек бәйсезлеге доктринасы мәсьәләләрен дә читләтеп үтмәде.

Фикер алышуда шулай ук ТР Фермер һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Виктор Пешков һәм Валентин Шурчанов, ТР Дәүләт Советы комитетлары рәисләре Валерий Васильев һәм Марат Галиев, галимнәр һәм башкалар катнашты.

Утырыш ахырында кабул ителгән резолюциядә глобализация шартларында Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе объектив һзм закончалыклы процесс буларак билгеләп үтелә. Бу, үз чиратында, Россиянең тышкы икътисади эшчәнлеге буенча җитди киртәләрне бетерүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, ил икътисадын яңартып кору өчен кирәк булган инновацияләр һәм технологияләр кертелүгә китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International