Төп игътибарны сыйфатлы терлек азыгы әзеләүгә юнәлдерергә

2012 елның 26 июне, сишәмбе

Республика буенча 419 мең гектарда күпьеллык үлән чабылган булса да, кайбер хуҗалыкларда чабыласы мәйданнарның яртысыннан артыгына кул да тимәгән әле. Югыйсә белгечләр 25 майда ук чаба башларга киңәш иткән иде. Эзләсәң, сәбәбе табыла инде ул. Табигать шартлары да комачаулый, техникасы да ватылып тора. Балтач районы хуҗалыкларына әнә берни комачауламый. Барлык печәнне чабып, төргәкләп, кышкы саклауга куйганнар. Бер үк вакытта 27300 тонна сенаж салырга да өлгергәннәр. Арча, Буа һәм Нурлат районнарында да эш яхшы оештырылган.

Тагын шунысы сөендерә: бу төбәкләрдә терлек азыгы әзерләүдә шәхси хуҗалыкларга да зур ярдәм күрсәтәләр.

Бигрәк тә Арча районы “Татарстан” хуҗалыгы болыннарында печән каерылып үскән. Хуҗалык җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов әйтүенчә, бу кырларда печән елның-елы яхшы булса да, быелгы кебек булганы юк икән. Ә печәне... бәрәннәргә генә ашатырлык, дип сөенә ул.

Хуҗалыкта печән чабу, төргәкләү, төяү, бушату кебек авыр эшләрне нибары өч кеше башкара! Заманча техника булгач, җайлы инде. Механизаторлар Рәис Яһудин, Раушан Әхмәтҗанов һәм Рәис Солтанов көнне төнгә ялгап эшли икән. Билгеле инде, хезмәтенә күрә әҗере дә булачак, ди Р.Мәрдәнов. “Татарстан”лылар бүген үк инде мең тоннага якын печән, шул исәптән 7 тонна дару үләне, 32 тонна яфрак азык әзерләгән. Районның “Кырлай”, “Игенче”, “Вамин-Мәрҗани”, “Аю”, “АкБарс-Агро” хуҗалыкларында да эш яхшы оештырылган.

Апас районы быел язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыкты. Моңа, билгеле, хуҗалыкларның ел дәвамында тиешле әзерлек эшләре алып баруы да этәргеч булгандыр. 14 мең гектарда язгы бодай, 11 мең гектарда солы, 2800 гектарда чөгендер һәм башка культу­раларның гомуми мәйданы гына да 70 мең гектарга якын бит.

Районда терлек азыгы әзерләү эше аерым исәптә. Быел печән мәйданнары 28 мең гектардан арта. Шуның 12600 гектары – күпьеллык, 5000 гектары –кукуруз, 5700 гектары берьеллык үләннәр икән. Бу кадәр терлек азыгы озын кыш дәвамында җитеп кенә калмас, киләсе елга запас та булыр, дип өметләнә апаслылар.

Шунысы сөенечле: Апас районының кайсы гына хуҗалыгына барып чыкма, иртә таңнан кичке караңгыга чаклы эш кайный. Горбунов исемен­дәге хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүдә 14 ­“КамАЗ”, 7 “Ягуар”, ”Полесье”, “МагДон” комбайннары һәм башка төр техника эшли! Хуҗалыкта көн ­саен 300 тонна печән әзерләүдән тыш, 1500 тонна сенаж салырга да өлгерәләр. Биредә булганда, “Их, республиканың башка төбәкләрендә дә терлек азыгын әзерләү шундый итеп оештырылган булса икән”, – дип сокланып куясың.

Камил Сәгъдәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International