Табигать шартларыннан зыян күрүче хуҗалыклар өчен яхшы яңалык – озакламый бернинди корылыкка биешмәүче сорго үләне республика кырларында күпләп үстерелер дип көтелә. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре тәҗрибә кырында шикәр соргосын сыный.
Кукурузга охшаган, әмма теләсә нинди корылыкта да үзен саклап калырга сәләтле бу үсемлек нәкъ менә Татарстан табигате өчен кулай. Әйтик, кукуруз озакка сузылган корылыкта яшәүдән туктаса, сорго бары тик үсүен генә киметә икән.
Галимнәр сүзләренә караганда, соргоның уңышы кукуруздан да күбрәк чыга. Һәр гектардан 1000 центнер яшел масса бирергә сәләтле мондый үсемлек якын елларда республикада терлекчелекне үстерүгә зур этәргеч бирер дип көтелә.