25 нче июнь мәгълүматлары буенча, Татарстанда киләсе кышка 324 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән. Якынча бер терлек башына 5,2 центнер азык туры килә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитештерелә торган азыкның сыйфатына зур игътибар бирә. Ел саен республикада зур күләмдә терлек азыгы әзерләнә, ләкин аның сыйфатына бәйле тискәре очраклар да күзәтелә. Бу исә савым терлегенең продуктлылыгын сизелерлек түбәнәйтергә мөмкин.
Быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына сыйфатлы терлек азыгы әзерләү бурычы куелды. Мисал өчен, бер генә тонна сенажны да консервантларсыз салмаска: азык бу компонентлардан башка яраксызга әйләнә. Күзәтчелек итү өчен мобиль төркемнәр оештырылды, алар атна саен әзерләнгән терлек азыгының сыйфатын тикшерә.
Үткән атнада белгечләр республиканың 10 районында булды, анда технологиядә сизелерлек тәртип бозулар ачыкланды, аларга җитешсезлекләрне бетерү буенча конкрет тәкъдимнәр әйтелде. Мисал өчен, “Ак Барс – Питрәч” ААҖ АФ югары сыйфатлы терлек азыгы әзерли.
Бу атнада терлек азыгын әзерләүдә тәртип бозуларны ачыклау буенча эшләрне дәвам итү планлаштырыла.