Хезмәт кешеләре: Азнакай районыннан 50 елдан артык хезмәт стажына ия умартачы

2019 елның 23 марты, шимбә

Умартачы  - катлау,  әмма  шул  ук вакытта  бик  кызыклы  һөнәр.  Ул  һөнәр генә  дә түгел,  ә  тормыш  рәвеше.    Умартачылар  арасында  үз эшләренә битараф караучылар  юк – аларның  һәркайсы  үз  һөнәренә  мөкиббән китеп  гашыйк. Безнең   “Хезмәт кешеләре” рубрикасының  бүгенге  герое  да  шундыйлардан.   Ул  - авыл  хуҗалыгында  50 елдан  артык  эшләүче   Зәйдуллина Гасимә  Бари кызы.

Гасимә  Бари кызы  1950  елның    4 апрелендә  Азнакай  районының  Көчле Бүләк  авылында  туган.  16 яшьтән районның  Вахитов  ис. совхозында  эшли  башлый.   Урта  мәктәпне тәмамлагач,   1967 елда  Кама Тамагы  районының  Теньки авылында    авыл һөнәр-техник     училищесына  “Умартачы” юнәлеше  буенча  укырга  керә.   1968 елда  Вахитов  ис. совхозда  умартачы  ярдәмчесе  булып эшли  башлый.  Ул,  бу  һөнәрне бик  тиз  үзләштереп,   умартачы  булып  эшли башлый  һәм  бал  кортлары  оясын  100гә  җиткереп  арттыра.      2009 елдан   Гасимә Бари кызы  Азнакай  районы  умартачысы  - Урманай авылында  шәхси  ярдәмче хуҗалык  башлыгы.  

Гасимә Зәйдуллина 50  елдан  артык  үзенең  яраткан  эше  белән шөгыльләнә  һәм һәрдаим  бал кортлары  оясын арттыруны  максат  итеп  куя. Шул  ук  вакытта,  әлбәттә,  бал  сыйфатына зыян  китермичә,  балны  арттыру  буенча  да  армый-талмый  эшли.  Мәс., 2015 елда  шәхси  ярдәмче хуҗалыкта    50 бал  корты   оясы  булса,   2016 елда  - 60,   2017 елда  умарта  оясы  85кә җиткән.     2014 елдан  2018 елга  кадәр  бер  оядан  бал  агызу  шулай  ук     30 кг-нан  55 килограммга  кадәр  җиткән.  2018 ел  сезонында    3 тонна  бал  алынган.   

Төп эшеннән  тыш,   Гасимә Бари кызы   хәйриячелек  белән дә  шөгыльләнергә  вакыт  таба.   Бал  уңышын  җыйганнан соң,  ул  ялгыз  яшәүче  авылдашларына  бал  өләшә, иганәчелек  ярдәме  итеп  Победа поселогындагы,  Урманай  авылындагы  мәчетләргә дә,  шулай  ук  Азнакай  шәһәрендәге үзәк  мәчет   каршындагы  мәдрәсәдә  дини  чаралар  оештырганда  куллану  өчен  дә  балдан  өлеш  чыгара.     Зәйдуллинаның  намуслы  хезмәте  муниципаль, республика бүләкләре  һәм  башка кыйммәтле  бүләкләр  белән  бәяләнә.  Ул  умартачылар  арасында  да,  авылдашлары  һәм район  җитәкчелеге  тарафыннан  да  күптән  инде  олы  ихтирам һәм абруй  казанган,  тынгы  белмәс  хезмәт  кешесе.  

Аның  бүләкләре  арасында:  СССР ВДНХсының  Көмеш медале,   Татарстан  Республикасы Умартачылар  сәнәгатенең Мактау  грамотасы, Азнакай  шәһәре һәм Азнакай  районы хакимияте  башлыгының  Мактау  грамотасы,     Татарстан  Республикасы Умартачылык  идарәсенең Мактау  грамотасы,  Азнакай  шәһәре һәм Азнакай  районы хакимияте  башлыгының  Рәхмәт хаты,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Мактау     грамотасы  һәм Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Рәхмәт хаты бар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International