Бүген Спас районында урнашкан Болгар дәүләт музей-тыюлыгында “Икмәк музее” тарихи-этнографик комплексы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТТ Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. рәсми затлар катнашты.
"Тарихыбыз һәрвакыт икмәк белән бәйле, икмәктән дә зур булып булмый – биредәге музей идеологиясе шуңа корылган. Һәм яшьләрне дә шундый рухта тәрбияләү кирәк: иң мөһиме - икмәк. Ә монда бу эшләрне Минтимер Шәймиев белән Марат Әхмәтов башлап йөрде, “Татагропромстрой” төзүчеләре тырышты, объект инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәмендә салынды, алга таба ул татарстанлыларның, илебез һәм чит ил кешеләренең яраткан урынына әйләнер", - дип, шуларны җиткезүдә хезмәте кергәннәргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте ТР Президенты.
“Безнең мөселман диндарлары өчен бик зур вакыйга бүген, күңел салып эшләгән эшнең әҗере булсын – тарихи эш бу, һәм тарих дәвам итә! Икмәк, чыннан да, бөтен нәрсәнең терәк-таянычы, иген үстерүчеләргә дан! Безнең ата-баба гел ат менеп кенә йөрмәгән, хәер, тарихта ансыз да булмый, чөнки ватаныңны басып алырга теләүчеләрдән яклау-саклау таләп ителгән”, - диде Минтимер Шәймиев.
Әлеге объектны төзүдә катнашкан, ярдәм иткән өчен ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә Хәйриячеләр китабы, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды”ның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Истәлеккә фотосурәткә төшкәч, делегация комплексның 5 гектар мәйданлык биләмәләренә кергән биналарны карап йөреп чыкты. Аерым алганда, мунчасы, келәте һ.б. каралты-курасы булган, абзарында терлек-туары күшәп, кош-корты җим чүпләп торган тегермәнче утарындагы татар йортының үзенчәлекләрен күздән кичереп, йорт эчендәге интерактив музейны карадылар. Тагын җил һәм су тегермәннәре, тимерче һәм һөнәрче алачыклары, ындыр табагы, коесы, күлендә йөзгән казларыда игътибардан читтә калмады.
Комплекс биләмәләренең ишегалдындагы ачык һавада кызу кояш астында барган тантанада иген үстерүченең челләгә, караңгыга карамый эштә кайнавы үзеннән-үзе искә төшә.
Шулай ук биредә икмәк пешерү йорты – пекарня урнашкан. Авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары һәм техникасы куелган. Җир эшкәртеп, иген үстерү тарихы биредә борынгы заманнардан алып узган XXI гасырга кадәрге чорларны колачлаган – интерактив “могҗиза” бернәрсәне дә онытмый җиткереп тора, документаль һәм видеоматериаллар җир эшкәртү үсешенең тарихи юлын, җир кешесенең эш кораллары камилләшүен бронза чорларыннан алып күзалларга мөмкинлек бирә. Болгар шәһәре җирендә казу эшләре вакытында табылган хезмәт кораллары Татарстан төбәгендә игенчелекнең тарихи тамырлары турында бәян итә. Анда игенченең маңгай тире ничек тамганны электрон җайланмалар ярдәмендә үзеңә дә сынап карарга була. Кечкенә яшьтәгеләргә исә “Икмәк агачы”ның серләренә төшенү, Камырбатыр һәм Йомры икмәк белән очрашу мөмкинлеге тудырылган.
"Татар-информ"