Татарстанда иртә культуралар чәчү төгәлләнеп килә. 18 майга алынган мәгълүматлар буенча сабан культуралары 1,7 млн. гектар мәйданны били. Бу фаразланганның 94 %ы дигән сүз. Республиканың 5 районы планны тулысынча үтәгән. Калган районнар соңгы гектарларны чәчү белән мәшгуль.
Хәзеге вакытта игенчеләр соң өлгерә торган бөртеклеләрне чәчә. Карабодай 8 мең гектарда (55%) урын алган, тары – 600 гектарда (11%).
Шулай ук техник культураларны чәчү бара. Шикәр чөгендере барлык мәйданның 98% ын били, рапс – 95%, көнбагыш – 69%.
Бәрәнге 7,6 мең гектар мәйданда (61%) утыртылган. Бүгенге көндә республиканың 6 район игенчеләре «икенче икмәк» утыртуны тәмамлаган.