Министрлыкта дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгын иминиятләштерү мәсьәләләре каралды

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Идел буе федераль округының дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгын иминиятләштерү буенча семинар-киңәшмәсе узды.

Аның эшендә РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе регионының 6 төбәген тәкъдим иткән министрлык вәкилләре, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, иминият оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Семинарны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачып җибәрде. Үз чыгышында министр авыл хуҗалыгы культураларын иминиятләштерүнең иң актив вакытына туры килү мөһимлеген ассызыклады. «Татарстанда әлеге мәсьәләгә караган проблемалар күрше төбәкләргә караганда күбрәк. Ләкин 2009, 2010 еллардагы корылыктан соң ныклап аягына басып килә. Быелны 160 млрд. сум күләмендә гомуми продукция җитештердек. Без авыл хуҗалыгына бизнеска караган кебек кенә карамыйбыз, ул безнең өчен яшәү рәвеше», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Ә авыл хуҗалыгында дәүләт ярдәме белән яңа иминиятләштерү төре хакында РФ авыл хуҗалыгы министрлыгына караган икътисад һәм анализ департаменты директоры урынбасары Андрей Тютюнников сөйләде. Шулай ук очрашу барышында договор төзү мәсьәләләре дә каралды.

Семинарның пленар өлешеннән соң катнашучылар “түгәрәк өстәлдә” фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International