Сабан культараларын чәчү тәмамлаганнан соң аграриялар чәчүлекләрне тәрбияли башлады. Тишелеп чыкканчы һәм тишелгән уҗымнарны тырмалау, сабан бөрлекле культураларын тикшерү, чүп үләннәренә каршы эш башкарырга вакыт җитте.
Чәчүлекләр тишелеп чыкканчы тырмалау эшләрен Татарстанның 33 районы 120 мең гектар мәйданында башкарган. Республиканың 26 районы исә тишелеп чыккан уҗымнарны эшкәрткән. Бүгенге көндә 49,3 мең гектар мәйданда әлеге юнәлештә эшләр башкарылган.
Параллель рәвештә республиканың 35 районында чәчүлекләрне зарарлы бөҗәкләргә каршы пестицидлар белән эшкәртү эше алып барыла. 2012 нче елның 17 майга бирелгән мәгълүматлар буенча планның 6% өлеше эшкәртелгән.
Республикада чүп үләннәренә каршы эшләрне 2 миллион 500 мең гектар мәйданда алып барырга кирәк булачак. Бүгенге көндә 239 мең гектар җир эшкәртелгән. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы лидер булып тора. Биредә барлыгы 18,7 мең гектар мәйдан - планның 19% өлеше эшкәртелгән.