Марат Әхмәтов республиканың Югары Ослан һәм Кайбыч районнарында булып кайтты

2012 елның 16 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республиканың Югары Ослан һәм Кайбыч районнарында булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгын язгы чәчүнең хәле кызыксындырды.

Министрның эшлекле сәфәре Югары Ослан районы кырларын вертолеттан караудан башлады. Аннан Марат Әхмәтов Коргуза торак пункты янында урнашкан Пашков крестьян-фермер хуҗалыгының дуңгыз фермасында булды. Биредә ул Килди авылы террриториясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар белән очрашты.

Шулай ук министр район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров белән Кайбыч районы кырлары өстеннән очып чыкты.

Аграр ведомство башлыгы “Золотой колос” ААҖнең “Бурундуки” филиалы территориясендә районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлеге башлыклары белән аралашты. Марат Әхмәтов әңгәмә барышында язгы чәчү эшләренә югары бәя бирде, агротехник ысулларны башкаруда оешкан һәм аеруча оператив булуларын билгеләп үтте.

“Кайбыч механизаторларының чәчүне намус белән башкаруы кырларыннан ук күренә. Алданрак чәчелгән җирләр яхшы гына тишелеп чыккан. Әгәр “Чекмарев” крестьян-фермерлык хуҗалыгы да бераз тартылса, тагын да яхшырак булачак, - диде министр.

Марат Әхмәтов район хезмәтчәннәренә культураларны технология таләпләре нигезендә үстерү, корткычлардан саклау, мул уңыш алуга йөз тотып эшләү бурычын куйды.

Ул шулай ук районда чәчүлекләрнең тигез тишелүен билгеләп үтте һәм чәчүлекләрне үз вакытында корткычлардан саклау чараларын үткәрү мөһимлеген ассызыклады. Очрашу барышында министр дотацияләр бирү тәртибе белән дә таныштырды, мәсәлән, бер савым сыерына 680 сум акча хисабыннан ярдәм күрсәтелүе. Дотация 4 ай дәвамында түләнәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International