Республика хуҗалыкларында терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү дәвам итә. 16 майга алынган оператив мәгълүматлар буенча республикада барлыгы 1057 мөгезле эре терлек көтүе, шул исәптән сыерлар өчен 555 көтү оешкан.
Иң күп көтүлекләр Мамадыш районында – 63, Аксубайда – 55, Азнакайда – 48.
Республикада шулай ук ел буе терлекләрне бертөрле рационда тоткан хуҗалыклар да бар.
Җәй җитү белән терлекчелектә мул сөт алу чоры башлана. 16 май мәгълүматлары буенча республикада ай башына 64,1 тоннага артым күзәтелә. Узган тәүлектә республика терлекчеләре 3249 тонна сөт савып алган. Һәр сыердан уртача 13,5 кг сөт савылган.
Быел терлек азыгы өчен берьеллык үләннәрне ашату иртәрәк башланды. Бүгенге көндә республика буенча 5,3 мең гектар уҗым ашатылган.