Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Аксубай, Чирмешән һәм Нурлат районнарында булды, анда алар язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Эш сәфәрендә Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов вертолеттан кырларны карады, агрофирма, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалар, авыл җирлекләре һәм фермалар җитәкчеләре белән аралашты.
Чирмешән районының Саминовка авылы янында, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган фикер алышу барышында Марат Әхмәтов быел пар җирләренә игътибарның нык артачагын белдерде. Андый җирләр барлык чәчүлек мәйданнарының ун процентын биләсә дә зыян итми. Тик ул җирләрне Сабан туйларына кадәр тиешенчә эшкәртү бурычы куела, аннан соң да чүп үләннәрен азындырмау сорала. Көзгә минераль ашламаларны иң элек пар җирләренә карап бирәчәкләр, бу яктан республика бюджеты аша ярдәм, һичшиксез, булачак.
Шулай ук министр быел савым сыерлары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклар бюджеттан субсидия алачагын хәбәр итте. Аны май – августта, бер баш сыерга айга 680 сум исәбеннән бирәчәкләр Акча бюджеттан бүленә. Бу хакта Президент белән килешенгән.
“Әмма монда алдашу булырга тиеш түгел, акча савым сыерлары асраучыларга гына бүленә”, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе.
Гаилә фермалары турында сүз башлангач, район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин: “Бездә барысы 32 крестьян – фермер хуҗалыгы бар, шул исәптән 10 гаилә фермасы. Аларны оештыруда, җиһазлауда нефтьчеләр дә нык булыша, – дип белдерде.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан парламенты җитәкчесе һәм вице-премьер Нурлат районы Бурметьево авылы янында 3 мең башка исәпләнгән яңа терлекчелек комплексын ачуда катнашты. Проектның инвесторы – “Агроинвест” ЯАҖ.
Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат халкын яңа комплекс ачылу белән котлады һәм “Агроинвест”ЯАҖ җитәкчесе Рәис Сөләймановка рәхмәт белдерде. “Нурлатлылар инвесторлардан уңды: бу районда өченче яңа терлекчелек комплексы”,- дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә акча керткән инвесторларга рәхмәт белдерде. “Инвесторлар булган урында заманча технологияләр, яңа эш урыннары һәм иң яхшы җиһазлар”, - диде ул.
Аннары бу чарада катнашучылар мегаферма биналарын карады. “Агроинвест”ЯАҖ генераль директоры Рәис Сөләйманов сөйләвенчә, предприятиеләрдә сыерларны саву системасы автоматлаштырылган һәм терлекләрне бәйләмичә генә тоталар. Хәзерге вакытты фермада 67 кеше эшли, киләчәктә 100 кеше эшләве күздә тотыла. Уртача хезмәт хакы 10585 сум, киләчәктә 12500 сумга кадәр артыр дип көтелә, -дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы.
“Гомумән алганда, кешеләр белән аралашудан, кырларда узаган очрашулардан, культуралар чәчелгән мәйданнарны караудан канәгать калдык”, - дип ассызыклады Татарстан парламент җитәкчесе эш сәфәре ахырында журналистларга биргән интервьюда.
“Авыл хуҗалыгы секторында җитди үсеш ноктасы - терлекчелек продукциясе җитештерү”, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. “Инвестицияләр килеп тора, заманча җиһазланган комплекслар төзелә. Минем уйлавымча, якындагы елларда продукция җитештерү күләме артыр, - дип ышануын белдерде ул.