Галимнәр белән сөйләшү бәрәңге эшкәртү мәсьәләләреннән башланды. Соңгы вакытта Татарстанга Белорусиядән бәрәңгене 1 кг 2 сумга саталар. Шуңа халык күбрәк читтән кергән бәрәңгегә өстенлек бирә.
Министр сүзләренчә, конкуренциядә югары сыйфатлы продукция генә җиңеп чыга ала. Шуның белән бәйле Марат Әхмәтов галимнәр алдына чагыштыргысыз яхшы булган бәрәңге сортларын үстерү бурычын куйды. Бүгенге көндә Татарстан бәрәңгесе тәм ягыннан әллә ни аерылмый, дип саный ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Шунысы мөһим, “икенче икмәкне” 1 гектардан 300 центнер алырга кирәк.
Безнең бәрәңгенең бәясенә килгәндә, 1 кг 2,5 сумнан артмаска тиеш. Шул очракта гына Белорусиядән Татарстанга бәрәңгене читтән кертү уңышсыз булачак.
Очрашу барышында сүз корылыкка каршы тора торган азык-төлек сортлары, рапсны иртә чәчү, уҗым культуралары һәм тулаем 2012 нче елның уңышы турында барды.
“Уңыш яхшы булыр, дип көтелә. Үсемтеләр күренә башлады. Минемчә, быел беренче печәнне чабып алу иртәрәк, Сабан туена кадәр булачак. Элеккеге елларда алай булмый иде”, - дип планнары белән уртаклашты министр.
Татарстанда 40 мең гектар чамасы файдаланылмый торган җир бар. Ташландык җирләрне янә авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтару урынлы түгел, дип саный ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Бүген ТР. Иң мөһиме ташландык җирләрнең хуҗаларын табу. Берничә ел элек алар киләчәктә уңышлы сатып җибәрү уе белән җирләр сатып алган. Әмма бүгенге көнгә кадәр сатып алучылар юк, ә җирне чүп үләне баса. Шуңа күрә ТР Президенты әйләнештә булмаган җирләрне ачыклау бурычын куйды. Республиканың барлык районнарында да ташландык җирләрне ачыклау эшен үткәрү планлаштырыла дип белдерде министр.