Татарстанда иртә бөртекле культураларны чәчү тәмамлана, барлыгы 1 млн. артык гектар мәйданга (99%) бөртеклеләр чәчелгән. Республиканың 22 районы планны үтәгән.
Техник культуралар 132 мең гектар мәйданга якын – планның 71% башкарылган. Шикәр чөгендерен чәчү буенча план 95% үтәлгән, рапс 75,4 мең гектар (67%) мәйданда чәчелгән.
Шулай ук республиканың 24 районында бәрәңге утырту бара. Быелгы язда “икенче икмәк” 12,4 мең гектарны алып торачак. Бүгенге көндә бәрәңге 33% мәйданда утыртылган.