Игенчеләргә кыр күбәләге белән көрәшү өчен тиешле чаралар күрергә кирәк

2012 елның 14 мае, дүшәмбе

Татарстанның шикәр чөгендере чәчүлекләренә куркыныч яный. Быел кыр күбәләге гадәттәге вакытыннан 20 көнгә алдан барлыкка килгән.

ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” белгечләре сүзләре буенча кыр күбәләкләре чәчелгән культураларга тиз арада зур зыян сала. Галимнәр гаеп игенчеләрдә дип саный, чөнки 2010 нчы елда җирне тиешенчә эшкәртмәгәннәр. Ул чакта 400 гектарга якын шикәр чөгендере зын күргән. 2011 нче елда исә кыр күбәләге тагын да күбәйгән.

Белгәнебезчә, быел яз иртә килде, май ае җылы булды, шуңа күрә кыр күбәләге иртә чыкты. Бер басудан икенче басуга күчеп, ул авыл хуҗалыгы культураларына зур зыян салырга мөмкин.

Галимнәр игенчеләргә тиз арада кирәкле чаралар булдырырга, кыр күбәләген юкка чыгару өчен энтомофаг бөҗәген җибәрергә киңәш итә.

“Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International