Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү программасы 2012 нче елның 1 январендә башланды. Бүгенге көндә әлеге программаның икенче этабы бара. Ул быел февраль аенда старт алды. Биредә җитәкче вазыйфаларына 393 кеше дәгъва кыла.
Җитәкче вазыйфаларын әзерләүнең беренче этабында исә 700 кеше катнашты. Аларны һөнәри сыйфатлары буенча бәяләделәр.
2012 нче елның 24 нче маеннан фәнни тикшеренү базасында әлеге программаның икенче өлеше узачак, анда 130 кеше катнаша. Аның нәтиҗәсе буенча агросәнәгать комплексы җитәкче вазыйфаларына төп резерв оешачак.