2012 елның 12 май оператив мәгълүматлары буенча Татарстанда сабан культуралары 1437 мең гектар мәйданда чәчелгән, ул планның 80% тәшкил итә.
Бөртекле культураларны чәчү тәмамланып килә. Әлеге эш 964 мең гектар мәйданда башкарылган. Республиканың 18 районында игенчеләр планны үтәгән, берничә районда чәчү эшләре әлегә тәмамланмаган. Татарстанның 115 мең гектарына техник культуралар чәчелгән - 35% мәйдан гына калып бара.
Шикәр чөгендере буенча планның 92% башкарылган. Бүгенге көндә республиканың 6 районы планны тулысынча үтәгән, тагын 7 районда чәчү эшләре бара. Иң зур мәйданнар (8 мең гектар) Зәй, Сарман, Нурлат районнарында. Рапс 60 мең гектар җирдә (53%) чәчелгән. Республиканың 9 районы чәчүне тәмамлаган.
Шулай ук Татарстанның 19 районы бәрәңге утыртырга керешкән. Быелгы язда “икенче икмәкне” 12,4 мең гектар мәйданга утыртырга ниятлиләр. Республикада бүген бәрәңге 23% мәйданга утыртылган.