Марат Әхмәтов Лаеш районында булды

2012 елның 11 мае, җомга
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Лаеш районында булды. Биредә ул язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

Бүгенге көндә районда чәчү  барлык мәйданның 87 процентында башкарылган. Барлыгы 29 мең гектарда сабан культуралары игәргә исәплиләр. Игенчеләр бәрәңге һәм кукуруз утыртуга керешкән.

Район башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә вертолеттан кырларны карагач, министр агрофирма, хуҗалык, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән аралашты. Очрашу «Нармонка» ҖЧҖ территориясендә узды.

Аралашу барышында Марат Әхмәтов игътибарны кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләренә юнәлтергә чакырды. “Туфрак   иң зур байлыгыбыз. Моның өчен һәрберебез киләчәк буын алдында җаваплы”, - дип белдерде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International