Узган тәүлектә Татарстанда 3226,9 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 168,9 тоннага артыграк. Иң күп тәүлеклек сөт Арча терлекчеләре тарафыннан савылган – 156 тоннадан артык.
2012 нче елның 11 нче маена алынган мәгълүматлар буенча, республикада һәр сыердан 13,5 кг сөт савылган. Бу юнәлештә Әтнә районы хуҗалыклары әйдәп бара, биредә бер сыердан 18,9 кг сөт савып алалар. Саба районында әлеге күрсәткеч – 17,7 килограммны тәшкил итә. Шундый ук шартларда эшләгән Югары Ослан районында бу сан 10,4 кг, Менделеевскида – 10,6 кг.
Кукмара, Мамадыш, Азнакай районнарында сөтне узган елга караганда күбрәк савалар. Мәсәлән, Азнакайда узган ел белән чагыштырганда 21,3 тоннага артым күзәтелә, Кукмарада артым 18,1 тоннаны тәшкил итә.