Рөстәм Миңнеханов Алабуга һәм Мамадыш районнарында язгы кыр эшләре белән танышты

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты вертолеттан авыл хуҗалыгы берләшмәләре кырларын карап, Алабуга һәм Мамадыш муниципаль районнарында чәчү эшләре белән танышты. Республика башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм ААҖ «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров белән бергә вертолеттан район кырларын карады. Аннары республика Президенты Айталан авылы янында урнашкан «Яшь көч» агрофирмасы кырында авыл хуҗалыгы берләшмә җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар, Идарә бүлеге белгечләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов игътибарны гаилә фермаларына юнәлтергә кирәклекне әйтте. Бүгенге көндә Алабугада 28 гаилә фермасы эшли.

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов чәчү эшләренең 2 көннән тәмамланачагын хәбәр итте. Хәзерге вакытта районда бөртекле культуралар 26 мең гектрада чәчелгән. Әлеге эшләрдә 86 техника җәлеп ителгән.

«Яшь көч» агрофирмасын бүгенге көндә Рүзилә Хадиуллина җитәкли. Аның сүзләренә караганда агрофирма игенчеләре чәчүне 8 нче майда төгәлләгән. Алар чәчү эшләрен 10 көн эчендә башкарып чыккан.

ТР Президентының эшлекле сәфәре Мамадыш районында дәвам итте. Биредә бүгенге көндә 23 гаилә фермасы бар, ел ахырына аларның санын 49га җиткерергә исәплиләр.

Рөстәм Миңнеханов “Хисмәтов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән аралашты. Республика башлыгы Мамадыш аграрийларын борчыган проблемалар белән кызыксынды.

ТР Президентына бирелгән сорауларның берсе ашлыкның рентабельлек дәрәҗәсен күтәрүгә кагылышлы иде. Республика башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан климат һәм географик урнашу буенча ашлык җитештерүдә Россиянең көньяк төбәкләре белән көндәшлек итә алмый. Шуңа күрә Татарстан аграрийлары өчен терлекчелек өлкәсе өстенлекле булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, үсемлекчелек структурасы терлек азыгына басым ясарга тиеш.

“Язгы кыр эшләре барышын, терлекчелек тармагын, шәхси хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында эш барышы белән таныштык. Алабуга терлек баш санын арттыру, үсемлекчелек тармагын үстерү буена җитди эш алып бара. Ә Мамадышта бу процесслар активрак бара. Алабуга һәм Мамадыш районнарында күп уңай якларны үрнәк итеп алырга мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре ахырында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International