Республикада чәчү эшләре 1,3 миллион гектарга якын мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 71 процентын тәшкил итә. Язгы бөртекле культуралар 888 мең гектар җиргә, яки план буенча күрсәткечләрнең 90 процентына чәчелгән.
Бодай планнан 85 процент мәйданны били, шикәр чөгендере – 84, рапс – 41, бәрәңге – 11 процент.
Язгы чәчү эшләре буенча республиканың Баулы һәм Ютазы районнары алда бара. Язгы бөртекле культураларны чәчү эшләрен республиканың Әлки, Баулы, Лаеш һәм башка районнары төгәлләгән.