Татарстан башлыгы республиканың биш районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2012 елның 6 мае, якшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау, Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыкларны куллану һәм аграр сораулар буенча Комитет рәисе Валерий Васильев озатып йөрде.

Эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләре башкарылган кырларны карады, авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, Кукмара районында Фәнис Хәсәновның сөтчелек тармагы буенча 50 баш терлеккә исәпләнгән гаилә фермасында булды, Саба районында Наил Шәйхуллинның сарыкчылык буенча махсуслашкан гаилә фермасын карады.

6 нчы майга алынган оператив мәгълүматлар буенча, Биектау районында чәчү эшләре 15 мең гектарда башкарылган, бу планның 42 процентын тәшкил итә, Арчада -  26 мең гектарга якын (38%), Балтачта – 17 мең гектар тирәсе (41%), Кукмарада – 20, 5 мең гектар (40%),  Сабада – 14 мең гектар (45%).

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов язгы чәчүнең барышыннан канәгать булуын җиткерде, республика Хөкүмәте тарафыннан аграрийларга булачак ярдәм чаралары хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел ярдәм ким булмаячак. Агымдагы елда федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да финанслар бүлеп бирелә. Хәзер җәйге чорда сөт бәясе белән бәйле сораулар туа. Бу уңайдан ниндидер субсидияне гамәлгә кертергә уйлыйбыз. Бу хакта халык та, авыл хуҗалыгы берләшмәләре дә сорый. Сөт күп, ә аннан табыш аз алына”, - диде ул. Җәй айларында сөт җитештерүчеләрне субсидияләүнең Хөкүмәт төрле формаларын карый. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, бу мәсьәлә килешенгән, якын көннәрдә ул ТР Президенты тарафыннан төгәл чишелеш табачак. “Сөтне сатып алу бәяләре түбән булган җирдә якындагы 4 айда субсидияләү режимы кертеләчәк. Хисаплау методикасын уйлыйбыз. Бер литр сөткә 2 шәр сум дотация туры килергә тиеш”, - дип җиткерде Марат Әхмәтов.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Президент Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәсьәләсенә дә кагылды. “Агросәнәгать паркына зур өметләр баглыйбыз. Чистайда, Чаллыда шундый тәҗрибә бар инде. Казанда да зур масштаблы базар булачак. Агросәнәгать базарында җитештерүче үз товарын турыдан-туры реализацияли алачак”, - диде республика башлыгы.

Марат Әхмәтов үз чиратында сөтчелек буенча шөгыльләнүче гаилә фермаларына карата дәүләт ярдәме турына искә төшерде. Быел ферма төзү өчен 1 млн. сум күләмендә субсидия каралган. Төп шарт - ферманың югары технологияле булуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International