2012 елның 6 маенда Игенчеләр сараенда терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә терлекчеләр 2012 елның дүрт ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Чарада терлекчелек буенча район Идарәләре консультантлары, муниципаль район белгечләре һәм башкалар катнашты.
Нәҗип Хаҗипов төп докладта агымдагы елның дүрт ае күрсәткечләрнең уңай булуын билгеләп үтте. Шулай да терлекләрне саклау һәм үрчетү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгның нәселле терлек буенча начальник урынбасары Илдар Фархуллин терлекләр баш санын үрчетүнең торышы хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта яңа туган бозаулар өчен авыл хуҗалыгы берләшмәләренә субсидияләр күчерү бара.
Чара кысаларында май ахырында югары сыйфатлы азык әзерләү һәм 4 ай йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре узачагы турында әйтелде.