5 нче май мәгълүматлары буенча республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сабан культуралары 845 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу планның 47 процентын тәшкил итә. Соңгы ике көндә игенчеләр 139 мең гектарда чәчү эшләре алып барган.
Бөртекле культуралар 621 мең гектар (63%) мәйданны били, шулардан арпа – 319 мең гектар (90%), бодай – 215 мең гектар (45%), борчак – 37 мең гектарны (85%) тәшкил итә.
Техник культураларны чәчү 55,3 мең гектар мәйданда башкарылган. Шикәр чөгендере – 32 мең гектар, рапс – 24 мең гектарда чәчелгән.
Чәчү мәйданнары буенча иң күп эшне Актаныш районы игенчеләре башкарган. Аларда бүгенге көндә 50 мең гектарның 35,5 мең гектары (71%) чәчелгән. Бавлылар барлык мәйданның - 75% (20,6 мең га), ютазылар – 74%(16,6 мең га ), бөгелмәләр 66 % (27,6 мең га) башкарып чыккан.