Шимбә көнне Татарстанның Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексының беренче чиратын ачу тантанасы булды, шулай ук икенче чиратын төзүгә старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул «бу проект чөгә балыгын ТРының Кызыл китабыннан төшереп калдырырга мөмкинлек бирәчәк” дип, билгеләп үтте.
Чарада Балыкчылык Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Мегастрой» компаниясе президенты Владимир Малыгин, «Биосфера-Фиш» генераль директоры Игорь Габдрахманов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Балык үрчетү комплексы проекты ябык су системасын кулланып эшләүне күз алдында тота. Биредә елына 5 млн чөгә маймычы үрчетеләчәк. Алар Идел-Нократ төбәге сулыкларының балык запасын арттыру өчен кирәк. Тагын 1 млн форель маймычы һәм 50 тонна мәрсин (осетр) товар балыгы үрчетеләчәк. Гомуми инвестицияләр күләме 625 млн сум итеп планлаштырыла.
“Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының беренче чиратының инвестиция күләме 160 млн сум итеп бәяләнде. Елына 1 млн чөгә маймычы җитештерү комплексы төзелде. Аның мәйданы - 1480 кв метр. Биредә су белән тәэмин ителешнең дүрт ябык җайланмасы бар. Бу җайланмада паспортлаштырылган ана балыклар үрчетү циклын булдыру планлаштырыла.
“Безнең хыял тормышка ашуга таба бара. Без су чыганакларына бай төбәк. Балыкны ашарга яратсак та, кызганыч, ул әле бездә җитәрлек дәрәҗәдә үрчетелми. Һәм менә ниһаять миллион чөгә маймычы үрчетү комплексы ачылды. Әлеге проект чөгә балыгын Татарстан Кызыл китабыннан чыгару мөмкинлеген бирәчәк”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов мәрсин балыгын үрчетү заводын төзү буенча капсуланың узган ел сентябрь аенда салынган булуын әйтеп узды.
“Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексына нигез салучы һәм гамәлгә куючысы Владимир Малыгин фикеренчә, мәрсин балыгы популяциясен торгызуда табигатькә ярдәм итү һәм балыкны кулай бәяләрдән сатып алу өчен гаҗәеп мөмкинлек булдырылды.
Балыкчылык комплексы Зимняя Горка поселогында «Биосфера» кыргый һәм җиләк-җимеш үсемлекләре питомнигы территориясендә урнашкан. «Биосфера-Фиш» «АГАВА» компанияләре төркеменә керә.