Марат Әхмәтов грант алучыларга сертификатлар тапшырды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Бүген    «Татарстанда  кыр көне  – 2018» күргәзмәсе  кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов  гаилә  терлекчелек  фермалары өчен, яңа  эш башлаучы  фермерлар һәм   авыл хуҗалыгы   кооперативлары өчен федераль программалар  буенча  конкурсларда  җиңеп чыгучы   фермерларга  һәм  кооперативларга  сертификатлар  тапшырды.  

Һәр программа  буенча грантлар  суммасы  –  250шәр млн. сум. Бернче  турда җиңүчеләр   572 млн. сум алачаклар, ягъни  барлык сумманың    76 %ын.    

36 гаилә фермасы  һәм 84 яшь фермер    1 миллионнан 10 миллион сумга  кадәр грант  алдылар.   Шуларарасында   38 ферма  - сөтчелек  юнәлешендә,    31 ферма – эре мөгезле терлекләр   симертү буенча,  9 кошчылык фермасы   -  180 мең  кош-кортка, 6 ат фермасы  -   720 баш  атка, кәҗәчелек, дуңгызчылык, куян үрчетү һәм балыкчылык  буенча  фермалар  бар. Шулай  ук  җиләк-җимеш  культуралары  үстерү буенча  13 проект (21 га) гамәлгә ашырыла,  яшелчәчелек  буенча  11 проект (116 га), бөртекле  культуралар җитештерү  буенча  8 проект  (2382 га). 

Иң күп җиңүчеләр   Мамадыш, Балык  Бистәсе,  Чирмешән,  Кукмара һәм Мөслим муниципаль районнарында. 

Шуны  әйтергә кирәк, грантлар алучылар, федераль  программалар  шартлары  буенча, хуҗалыкларда  өстәмә  эш урыннары  булдырырга  тиешләр.  Барысы   328дән артык  даими эш урыны  булдырылырга  тиеш.  «Сезнең җилкәгә бик  зур социаль  йөкләнеш төшә, бигрәк  тә  авылны, авыл  тормыш  рәвешен    саклап  калу, кешеләрне эш белән тәэмин итү өлешендә.   Бу -  авыл  яшәешен  саклап калу  өчен  аеруча мөһим, - дип ассызыклады   министр. - Эре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре,  агрохолдинглар, җитештерүне автоматлаштырырга  тырышып, киң күләмле модернизацияләүне  башкаралар.  Сез исә авылның яшәү рәвешен саклап калучылар, аның  нигезен тәшкил итүчеләр, сез авылның  бүгенгесе һәм киләчәге», - дип, йомгак  ясады  Марат Әхмәтов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International