Марат Әхмәтов: Татарстанда чәчүлекләрне чүпләнүдән һәм корткычлардан эшкәртү, яфрактан тукландыру 600 мең гектарда башкарылган

2018 елның 16 июне, шимбә

Татарстан Республикасы кырларында  уңыш  булдыру  буенча  планлы чаралар   башкару  дәвам итә. Чәчүлекләрне чүпләнүдән, корткычлардан эшкәртү, яфрактан  тукландыру  600 мең гектарда , ягъни  барлык  мәйданның   19 %ында башкарылган.

Бу  хакта  шимбә көнне  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай  ук  Татарстан Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин да  катнашты.

Марат Әхмәтов фикеренчә, чәчүлекләрне чүпләнүдән эшкәртү һәм  тукландыру  уңыш  булдыруда  мөһим роль уйный, чөнки дымлы  салкынча һава торышы үсемлекләрдә авырулар  таралу өчен бик  уңай шарт. Вакытында  чаралар  күрмәү уңышка тискәре  тәэсир итәчәк, дип саный ул.

Мондый  эшләрне  башкару  яхшы  оештырылган  районнар  арасыннан    Зәй, Ютазы, Минзәлә, Сарман һәм Тәтеш  районнарын  атап китте  Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы   Югары Ослан, , Тукай, Буа, Яңа  Чишмә, Чүпрәле, Менделеевск районнары  башлыкларына бу  юнәлештә эшлне көчәйтергә кушты.   «Югалган вакыт – юкка чыккан уңыш», – дип кисәтте  ул.

Марат Әхмәтов узган  атнада  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган    видеоконференциядә игълан  ителгән фараз нәтиҗәләр турында  хәбәр итте   – уңыш  узган елга караганда  20-25%ка түбәнрәк булырга  мөмкин, яңа   уңыш  ашлыгына бәяләрнең шактый  артуы  көтелә.

«Без һәр гектардан  уңышны  арттыру  өчен тырышырга, узган елгы  югалтуларны  капларга  тырышырга  тиеш», – диде  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы   башлыгы. 

Марат Әхмәтов  азык  әзерләү мәсьәләсенә дә тукталды.

«Терлек  азыгы   өлеше   1 млн. гектар чамасы, – диде ул. – Беренче  бурыч   – кыска срокларда  күпьеллык үләннәрне беренче  кат чаптырып алу. Алар     500 мең гектарга  якын».

Алдагы  10 көндә күпьеллык үләннәрне  беренче  кат  чаптыруны  төгәлләргә кирәк, диде  министр.

Әлегә терлек  азыгы  әзерләү сүлпән бара, дип ассызыклады  Марат Әхмәтов. Сәбәп – оешмаганлыкта  түгел,  бу  һава шартларына бәйле.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы билгеләп үткәнчә, азык  әзерләүгә чыккан    механизаторлар  саны  күп түгел әле. Киләсе  атна   башыннан  барлык  үзйөрешле  чапкычлар эшкә  җәлеп ителергә тиеш, беренче  чиратта -   сенаж әзерли башларга,  һава торышы урнашып китүгә  – печәнгә тотынырга  кирәк, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International