Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖК базасында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 5 айлык эшенә йомгаклар ясауга багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чараның практик өлешендә катнашучылар савым сыерларын һәм эре мөгезле яшь терлекләрне карау һәм тукландыру шартлары белән белән таныштылар. Вахитов ис. АХҖК рәисе Нәфикъ Хөсәенов хуҗалыктагы эшләр турында сөйләде. Бу хуҗалыкта 4,7 мең баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 2 меңнән артык савым сыеры. Һәркөнне 73 тонна сөт савыла.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә терлекчелк тармагының 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. 1 июньгә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 32,2 мең баштан артык эре мөгезле терлекләр исәпләнә (2017 елга карата 102%), шулардан – 11,4 мең баш савым сыеры. Бу көннәрдә тулаем савым 248 тонна тәшкил итә (112%).