2018 елның 5 – 6 июнендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә ел саен була торган «Россия бакчалары: инвестицияләр, технологияләр һәм инновацияләр» халыкара инвестиция форумы узачак. Чарада сәнәгати бакчачылыкны һәм виноградчылыкны үстерү стратегияләре, бу тармакларның инвестиция перспективалары турында фикер алышу булачак.
Форум кысаларында күргәзмә оештырыла, бирегә килүчеләр бакчачылык өлкәсендәге иң яңа эшләнмәләр белән таныша алалар. Күргәзмәдә Россиядән һәм БДБ илләреннән 250 агрохолдинг, сәнәгати бакчалар һәм виноград бакчаларын үстерү белән шөгыльләнүчеләр үз продукцияләрен күрсәтәчәкләр, дип көтелә.
Форум турында тулырак мәгълүматны биредә алырга мөмкин: https://www.gardensforum.ru.