Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында  авыл  җирлекләре  башлыклары  өчен     зона  семинар-киңәшмәсе  узды. Аның  эшендә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов,   Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының   Территорияләр  белән эшләү идарәсе   башлыгы    Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе    Әгъзам Гобәйдуллин,    муниципаль район башлыгы  Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар  катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар башта   «Агро-Технологияләр» ҖЧҖендә һәм  Дөбъяз авылындагы   «Гөлчәчәк» балалар   бакчасында  булдылар, шулай  ук    Торнаяз  авылында  «Латыйпова М.М.» КФХсының  эшчәнлеге  белән таныштылар.

 КФХ башлыгы Минсинә Латыйпова үз эшчәнлеген    2009 башлап  алып бара.  Бүгенге  көндә хуҗалыкта   250 баш  эре мөгезле терлек исәпләнә, шул  исәптән   130 баш  савым сыеры. Бер  сыердан  уртача  савым  19,2 кг тәшкил итә,  һәркөнне  2,5 тонна  сөт  савыла.

Чараның  пленар өлеше Дөбъяз авылы Мәдәният йортында  өзды.   Утырышта  катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул  авыл  җирлекләренең инфраструктурасын  яхшыртуга  юнәлдерелгән  республика  программаларын  гамәлгә ашыру турында  сөйләде. Шул  программалар  кысаларында быел     28 авыл  клубы, 10 башкарма комитетлар  биналары,  44 ФАПы, 8 бассейн, 5 универсаль  спорт залы, 133 спорт мәйданчыгы һәм  модуль чаңгы  базалары  төзү планлаштырыла. 

«Кешеләрне гаилә бюджетына  файда  китерерлек эшкә  җәлеп итәргә кирәк. Безнең бурыч   – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә безнең республика  хөкүмәте  кабул итә торган программалар  аша   республика  һәм район  дәрәҗәсендә күрсәтеләчәк ярдәм  турында  сөйләү, аларны  авыл  кешеләренә аңлату.  Бу  чаралар, беренче  чиратта, авыл  яшәү рәвешен  саклап калуга  юнәлдерелә», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл  бизнесын  иминләштерү механизмнарын булдырырга  кирәклеге турында  сөйләде. Бүгенге көндә сөткә  бәяләр төшү аркасында  эре мөгезле терлекләр саны  кими, шуңа күрә дә  әлеге механизм   аеруча    актуаль.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  кулланучылар  кооперациясенең әһәмиятен дә ассызыклап  үтте.   «Районнарда  төрле  юнәлештә эшли торган   зур булмаган   кооперативлар  оештырырга  кирәк. Әзерләү, тәэмин итү, сату  буенча.  Эшкә хәвәс  кешеләрне табарга  кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Аннары нотык  белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов чыгыш  ясады. Ул  кече  хуҗалыкларга  ярдәм чаралары  турында  сөйләде. Бу юнәлешкә  ел саен    2 млрд. чамасы  акча бирелә, диде ул.   «2017 елда  кече  хуҗалыкларда    авыл хуҗалыгы  продукциясенең  гомуми күләме    130,5 миллиард сум  тәшкил итт (гомуми күләмнән 50,9%), – диде  Марат Әхмәтов. – Бу сектор  үсешен ел  саен   5-6%ка арттырырлык резерв бар   бездә».

«Әлбәттә, сөт  базарындагы  вәзгыять авыл кешеләренең кәефен төшерә,  – дип өстәде министр. – Мартта  савым сыерлары  тотучы шәхси  хуҗалыкларга  бер мәртәбә  субсидия бирелде. Бу  мәсьәлә беренче  яртыеллыктан  соң да  каралачак».

Моннан  тыш, сөтчелек юнәлешендә кече фермалар  төзүгә чыгымнарны  каплау  өлешендә, таналар, башмак таналар, кош бәбкәләре сатып  алуга, өч яшьтән зуррак  булган  бияләрне  тоту  өчен  азык  сатып алуга, ветеринария буенча    профилактик  чаралар  башкаруга  ярдәм күрсәтелә. 

«КФХ базаларында гаилә терлекчелек фермаларын  үстерү», «Яңа  эш башлаучы  фермерларга  ярдәм» программаларын  гамәлгә ашыру елларында   821 КФХ  1,6 млрд. сумлык  грант алдылар, «Авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен үстерү» программасы  буенча  20 кулланучылар   кооперативы       260,6 млн. сумлык ярдәм алды.

Марат Әхмәтов  шулай ук  биологик  калдыкларны  җыю һәм утильләштерү, ташламалы  кредитлау  мәсьәләләренә дә тукталды. 

Семинар-киңәшмәдә тагын  Татарстан Республикасы икътисад министрының  беренче урынбасары   – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты  директоры  Рөстәм Сибъгәтуллин, муниципаль район   башлыгы  Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе      Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар  чыгыш  ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International