Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Семинар-киңәшмәдә районның Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмәнең беренче өлеше “Кама” агрофирмасы” ҖЧҖенең көзге бодай кырында узды. Хуҗалык җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов биредә чәчелгән көзге бодайның «Скипетр» сорты турында сөйләде. “Суперэлита” категориясеннән булган орлыклар чәчтек, көздән һәм яз көне һәр гектарга 1,2 центнер аммиак селитрасы керттек, чәчүлекләрне гербицидлар һәм фитоспорин белән эшкәрттек, яфрак өстеннән дә тукландырдык, – диде Рәшит Хәбетдинов. – Без мул уңыш алу өчен шактый көч куябыз, акчалар тотабыз, әмма керем чыгымнарны каплый, табыш та килә».
Шуннан соң чарада катнашучылар «Гигант» ҖЧҖендә булдылар, биредә алар терлекчелек эшен оештыру белән таныштылар. Предприятие җитәкчесе Риф Имамов савым сыерларын тукландыру һәм карау, эре мөгезле яшь терлекләр үстерү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Хәзерге вакытта «Гигант» ҖЧҖ 300 башка исәпләнгән эре мөгезле яшь терлекләр өчен комплекс төзи. «Әлегә баганалар куеп, кирпеч өя башладылар. Төзүчеләр объектны август азагына тапшырырга җыеналар», – дип сөйләде Риф Имамов.
Семинар-киңәшмә «Ярыш» АХП” ҖЧҖендә тәмамланды. Биредә белгечләр яңа трактор һәм җитештерүчәнлеге тәүлеккә 120-130 гектарга җитә торган чәчү комплексы белән таныштылар.