«Түбән Кама» кооперативының матди-техник базасын үстерүгә 68 млн. сум инвестиция кертәләр

2018 елның 29 мае, сишәмбе

«Түбән Кама» кооперативының  матди-техник базасын  үстерүгә    68 млн. сум  инвестиция  кертәләр. Бу хакта    28 майда   «эшлекле  дүшәмбедә» Түбән Кама муниципаль районы башлыгы    Айдар Метшин сөйләде.

«Проектны  ике  этапта  гамәлгә ашыру  планлаштырыла. Беренчесе  – яшелчәләр эшкәртү һәм саклау буенча  җитештерү булдыру. Инвестицияләрнең гомуми күләме   38 миллион сум, шуннан  дәүләт ярдәме – 18,6 миллион сум», – диде  Айдар Метшин.

Икенче  этапта  Сухаревский  авыл  җирлегендә  терлек сую һәм күн чималын әзерләү  цехын төзү күздә тотыла.   Моңа 30  млн. сум тотылар  дип көтелә. Цехта  елга  800 тонна ит һәм  1600 данә  күн чималы   җитештерелер дип планлаштырыла.

31 майда кооператив республика программасы  кысаларында  районның  ерак урнашкан  торак  пунктлары  халкын көндәлек  көнкүреш  әйберләре  белән тәэмин итү өчен ике автолавка  сатып алачак.   «Автолавкалар  үзләренең кибетләре  булмаган   23 пунктка хезмәт күрсәтәчәкләр», – диде  Айдар Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International