Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында терлек азыгы әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының  “Казанка” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында  терлек азыгы  әзерләү мәсьәләләре  буенча  семинар-киңәшмә узды.  Чарада  районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ГБУ «Арча  район дәүләт   ветеринария  берләшмәсе” ДБУ белгечләре,  авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре һәм белгечләре  катнашты. 

Семинар-киңәшмә барышында  азык әзерләү техникасының  төзеклеге, аны  имин файдалану мәсьәләләре, терлекләр өчен  сыйфатлы  азык –  печән, сенаж һәм  силос әзерләү үзенчәлекләре  каралды.

Чарада  катнашучылар  шулай ук    «Казанка» АФ” ҖЧҖендә техниканың  эшкә  әзерлеге белән таныштылар.  Барысы  30лап машина күрсәтүгә куелган  иде, болар:   «Полесье» азык җыю  комбайны,  чапкычлар; печән әйләндерү,   пресслап  җыю агрегатлары һ.б.лар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International