Татарстанның Аксубай муниципаль районында 2018 елгы язгы чәчү кампаниясенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Восходящая заря» агрофирмасы” ҖЧҖенең “Аксубай” филиалы базасында 2018 елгы язгы чәчү кампаниясенә йомгаклар ясадылар. Семинар-киңәшмәдә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миниршат Алимов, идарә хезмәткәрләре, районного отдела филиала ФГБУ «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миниршат Алимов районда язгы чәчүнең тәмамлануы турында хәбәр итте. Бөртекле сабан культуралары 24 мең га мәйданда чәчелгән, көнбагыш – 4,9 мең га, рапс – 0,7 мең га.

«Хәзер бөтен көчне авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру өчен чаралар башкаруга юнәлтергә кирәк. Үсемлекләрне чүпләнүдән, корткычлардан һәм авырулардан саклауга каршы эшләргә аерым игътибар бирелергә тиеш», – дип ассызыклады Миниршат Алимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International