Татарстан Республикасында чәчүлек мәйданнарының 98%ы диярлек чәчелгән, чәчү финишка якынлаша. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы оешмаларының эшләрне оешкан төстә башкаруы нәтиҗәсендә 1735 мең га җир чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте.
Киңәшмә, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, калган 40 мең га җирнең 15 мең гектарында – кукуруз, 14 мең гектарында – карабодай, 2 мең гектарында күпьеллык үләннәр чәчеләчәк. Моннан тыш, 1 мең га – бәрәңге һәм 300 га яшелчәләр чәчеләчәк.
«Алдагы чор туфракта дымлылыкны саклап калу өчен аеруча мөһим, – диде министр. – Бу юнәлештәге агрочараларга бик җаваплы карарга кирәк. Сабакларның ныгуы һәм башаклар зурлыгы тукландырудан гына тормый, ә шул чорда туфрактагы дымлылыкка да нык бәйле».
Кайбер хуҗалыклар киләсе атнадан күпьеллык үләннәр әзерләүгә керешәләр, дип, искә төшерде Марат Әхмәтов, республикада аларның гомуми мәйданы 500 мең гектар чамасы.
«Азык җыю кампаниясе – хуҗалыкның техник мөмкинлекләрен сынау һәм персоналның квалификациясен тикшереп карау да ул, – диде министр. – Азык җыюда быел заманча, куәтле 700 азык җыю комбайны һәм 430 үзйөрешле чапкыч эшләячәк. Шуңа күрә һәр машинаның техник әзерлеге аеруча әһәмиятле. Эшне дөрес оештырганда, республикада техника паркының куәте, көнгә 85 мең тонналап җыеп, иң кыска срокларда җитәрлек күләмдә азык җыярга мөмкинлек бирәчәк».
28 майдан 1 июньгә кадәр барлык азык әзерләү комплексын комиссия аша уздыру оештырыла, диде Марат Әхмәтов. Ул, районнарда техниканың әзерлеге турында киләсе киңәшмәдә хәбәр ителәчәк, диде.