КФХ «Приказчикова М.В.» КФХ – Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында уңышлы эшләүче хуҗалыкларның берсе. «Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ульянга киттем, анда кияүгә чыктым, берничә елдан соң Монастырский авылына әйләнеп кайтырмын дип уйламый да идем, – дип сөйли Мария Приказчикова. – Әмма ул чакта әтигә булышырга кирәк иде, шуңа күрә күченеп кайттык. Шул чакта 13 баш сарык сатып алдык. Минем аларны карау өчен берни дә белемем дә, тәҗрибәм дә юк иде, кирәкле мәгълүматны Интернетта эзләм таба идем».
2014 елда КФХ башлыгы «Татарстан Республикасыда крестьян-фермер хуҗалыклары базасындңа гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант ота. «Шул акчаларга үзләренекен дә өстәп, 300 башка ферма төзиләр, криәкле техника сатып алалар. Бүгенге көндә ике көтүгә бүленгән 460 баш сарык бар – сарыклар белән яңа туган бәрәннәр һәм тәкәләр», – диде Мария Приказчикова.
«Приказчикова М. В.» КФХ берничә мәртәбә район һәм республика дәрәҗәсендә Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. «Минем ирем Аркадий мине бар яктан аңлый һәм булыша, – диде КФХ башлыгы. – Миңа эшем ошый, шуңа күрә вакытымны да, көчемне дә кызганмыйм, рәхәтләнеп эшлим. Мин – үз урынымда».